We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

IT

by УСАЛ

supported by
/
  • Streaming + Download

    Includes unlimited streaming via the free Bandcamp app, plus high-quality download in MP3, FLAC and more.
    Purchasable with gift card

      $1 USD  or more

     

lyrics

Мәгарә эчендә караңгы һәм бик салкын
Миңа кирәкми ялкын мин үземә казыйм упкын
алып кит мине дулкын Әдрән диңгез буена
җир асты хәшәрәтләре туена Иблиснең куенына

Чират тора кызыл-кара алтын урта артка таба
курка-курка минем телем агулы төклетура
бик усал бу умарта корты мине котырта
акыра-бакыра баш миенә тирес тутыра

Мин бирән мин умырам мин усал мин тилергән
минем тәнемне чукый тилгән чукынчыклар сөенгән
аларның көннәре саналган мин сорадым Тәңредән
синең догаларың сакламас сап-салкын кабереңнән

Кадерләмә беркемне берсе дә озакка түгел
туфракка күмел күмердән кара минем күңел
туфракка күмеләм һәм шытып чыгармын туфрактан
минем җаным ит минем җаным кан

Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Һәм китермә газап юк китермә газап

Мәгарә эчендә караңгы һәм куркыныч
баш очында оча очлы кылыч калдым хәлгә аяныч
тыштан бик тыныч ләкин эчемдә җиһәд
бу илдә барсына риза булу үз-үзеңә хыянәт

Агыла ләгънәт агу агулана бу милләт
тукмарлар белән сөйләшә минем белән бу дәүләт
минем итем белән туклана бу явыз кабахәт
туганнан бирле дәхшәт ишеген япты җәннәт

Мәгарә мине йота Мәгарә мине бик нык ярата
Мәгарә мине сыта Мәгарә мине кирәк чагында акылга утырта
Мәгарә минем бөтен уйларымны белә һәм үтә күрә
шуңа күрә мин биредә кол һәм түрә утка сикерәм

Мәгарә мине йота Мәгарә мине бик нык ярата
Мәгарә мине сыта Мәгарә мине кирәк чагында акылга утырта
Мәгарә минем шәһси нәфрәт ватаным ант итмәм
түшәме түбән аерып булмый күзәнәктән

Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Һәм китермә газап юк китермә газап

Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Мин бары тик ит ит мине азат
Һәм китермә газап газап газап газап

credits

released October 19, 2020

license

all rights reserved

tags

about

Yummy Music Kazan, Russia

We are an independent music label from Tatarstan.

contact / help

Contact Yummy Music

Streaming and
Download help

Report this track or account

If you like IT, you may also like: